» » » Новости Татарстана от "Безнең гәҗит", 25.1.2018

Новости Татарстана от "Безнең гәҗит", 25.1.2018



Обзор важных и интересных событий в Татарстане для радио "Манас" подготовила Фанзиля Мустафина из "Безнең гәҗит", а на татарском языке их прочитал Ильгиз Шакуров.

 

В этом выпуске:

- на охрану снежного барса в Татарстане выделено 10 миллионов рублей,

- в этом году будет сертифицирована методика преподавания татарского языка и литературы,

- в Казани уникальный оркестр электронных инструментов,

- с марта начнет вещать первый мусульманский телканал,

- 3 миллиона туристов посетили Татарстан в 2017 г.

 

Барслар үрчетәбез
Татарстанда быел ак барслар үрчетү үзәге төзелә башлый. Бу хакта республиканың экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, югалып баручы хайван төрләре популяциясен саклау буенча карар Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан кабул ителгән.
Республикада ак барслар үрчетү үзәген проектлаштыруга 10 миллион сум акча каралган. Бу федераль проект, шунлыктан эксплуатацияләү һәм бинаны тоту мәсьәләләре Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белән бергә алып барылачак. Сочи шәһәре тәҗрибәсе нигезендә, барсларны иреккә чыгару программасы да эшләнәчәк.
Хәзерге вакытта проект буенча эшләр бара. Безнең илдә бары тик 150-180 ак барс кына калган дигән мәгълүмат бар.


Яңа дәреслекләр
Татарстанда татар теле һәм әдәбияты яңа буын дәреслекләр буенча укытылачак. Бу хакта Татарстан Президенты Юлламасын тормышка ашыру буенча республика хөкүмәте комплекслы планында күрсәтелгән. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы быел татар теле һәм әдәбияты буенча яңа уку әсбаплары эшләргә тиеш. Шулай итеп, 2018 елда Татарстанда татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик сертификация проекты гамәлгә керә.


Электрон оркестр
Казанда дөньяда ише булмаган уникаль проект – электрон уен кораллары оркестры булдырырга ниятлиләр. Яңа коллектив үз эшен җәен футбол буенча дөнья чемпионаты матчларында башлар, дип көтелә. Оркестрда барлык музыкаль уен кораллары – кыллы төркемнән тынлыга кадәр – барысы да электрон булачак. Мондый электрон музыка уен коралларының классик агач төрдәгеләреннән өстенлеге шунда: урам фестивальләрендә, перфомансларда, концертларда әлеге “электроника” алыштыргысыз булачак. Салкында алар катып калмый, техник чаралар ярдәмендә тавышы ерак араларга ишетелә ала.


Мөселман каналы
Март аенда Татарстанда беренче мөселман телеканалы “Хозур -ТВ” үз эшен башлап җибәрәчәк. Тәүлек буе эшли торган каналда татар һәм рус телләрендә тапшырулар чыгачак. Татарстанның Диния нәзарәте мөселман телевидениесендә өч юнәлештә эшчәнлек алып барырга тели. Беренчесе – мәгърифәтчелек буенча. Монда исламның асылын күрсәтү, дин галимнәре, аларның хезмәтләре белән таныштыру һ.б. булачак. Икенче юнәлеш – экстремизмга каршы тапшырулар һәм роликлар әзерләү. Өченчесе - ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияли алырдай сюжетлар тәкъдим итеп бару.


Туристлар арткан
Узган ел Татарстанда 3 миллионнан артык турист булган. Бу хакта Туризм буенча Татарстан дәүләт комитетының 2017 ел йомгаклары коллегиясендә Республика Премьер-министры Алексей Песошин җиткерде. Республика кунаклары аеруча ике тарихи урынны – борынгы Болгар шәһәрен һәм Зөя утрау-шәһәрчеген үз иткән. Бүгенге көндә аларның һәркайсында ярты миллионлап турист була.


Добавление комментария

или Войдите чтобы каждый раз не вводить данные.
Для того чтобы добавить новость, необходимо представиться