» » » Новости Татарстана от "Безнең гәҗит", 18.1.2018

Новости Татарстана от "Безнең гәҗит", 18.1.2018



Как депутаты исполнили роль Деда Мороза, о числе семей, созданных в 2017 году, о проекте халал туризма, о вечере памяти в честь 85-летия народной артистки Альфии Авзаловой - в обзоре важных и интересных событий в Татарстане, которые для радио "Манас" подготовила Фанзиля Мустафина из "Безнең гәҗит", а на татарском языке их прочитал Ильгиз Шакуров.

 

Гаилә коручылар арткан
Татарстанда гаилә коручылар саны 5 % арткан. Республиканың Министрлар Кабинеты каршындагы ЗАГС идарәсе башлыгы Альбина Шәвәлиева шулай дип белдерде. Аның сүзләренчә, 2017нче елда республикада 26983 пар никахын теркәгән. “Татарстанда катнаш никахлар арта. Һәр дүртенче гаилә катнаш никах нәтиҗәсендә төзелә. Чит ил кешесенә кияүгә чыгу очраклары исә сизелерлек кимеде”, – дип билгеләп үтте Альбина Шәвәлиева.
Идел буе федераль округында Татарстан аерылышучылар саны буенча да югары күрсәткечкә ия. Республикада 1000 никахка 503 аерылышу очрагы туры килә. Чагыштыру өчен, бу сан күршедәге Саратов өлкәсендә – 640, Киров өлкәсендә – 711. Узган ел Татарстанда 13586 гаилә таркалган. ЗАГС идарәсе башлыгы күпчелек никахларның беренче елда ук таркалуын әйтте. 2017нче елда аерылышкан гаиләләрнең 64 % 10 ел да яшәмичә таркалган.


Хәләл туризм
Күптән түгел Татарстанның Кама Тамагы муниципаль районында хәләл туризм үзәге проекты буенча утырыш узды. Бу хакта республиканың Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. Очрашуда Кама Тамагы Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Насыйров, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандартлары комитеты рәисе Марат Низамов һәм рәиснең урынбасары Рөстәм Хәбибуллин катнашты. Киңәшмә барышында Алмаз Насыйров Кама Тамагы районының уникаль рекреацион мөмкинлекләре турында сөйләде. Ул районда балык тоту, рекреацион, экскурсион, сәламәтләндерү, спорт һәм агротуризмны үстерү өчен барлык шартларның булуы турында әйтте. Әлеге төбәк бөтен Россия буенча актив һәм сәламәт рәвештә ял итәргә теләүчеләрне үзенә җәлеп итә. Утырышның көн тәртибендә актив ял итүне өстен күрүче барлык туристлар һәм шәригать таләпләрен үтәп яшәүчеләр өчен шартлар тудыру мәсьәләләре каралды.


Әлфияне искә алдылар
15нче гыйнвар – Татарстан халкы өчен генә түгел, бөтен татар дөньясы өчен халык артисты Әлфия Авзалованың туган көне буларак билгеле. Исән булса, быел танылган җырчы үзенең 85 яшьлеген үткәргән булыр иде. Быел җырчының туган көнен үзеннән башка гына билгеләп уздылар. Казанда ике көн рәттән – 15 һәм 16нчы гыйнвар көннәрендә Әлфия Авзалованы искә алу кичәсе үтте. Габдулла Тукай исемендәге Филармония сәхнәсендә җырчының дуслары, Татарстан артистлары, туган ягы Актаныш районыннан килгән якташлары чыгыш ясады. Татарстан Республикасының беренче Президенты, Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев тамашачыларга видео аша мөрәҗәгать итте. “Әлфия гомере – җырлап узган гомер. Татар халкы Әлфиягә мәңге рәхмәтле булачак. Ул безнең чорның бизәге, гасырларга калачак милли мирасыбызның бәһасез хәзинәсе, моң патшабикәсе. Бүген Әлфиягә багышланган сүзләребез аның рухына дога булып ирешсен иде", – дип сөйләде Дәүләт киңәшчесе.
Татарстанның Халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Әлфия Авзалова көчле авырудан соң узган ел 15 июньдә вафат булган иде.


Кыш бабайдан бүләкләр
Казанда “Кыш бабайга хат” шәфкатьлелек акциясенә йомгак ясадылар. Әлеге акция Татарстан башкаласында инде берничә ел рәттән уздырыла. Балалар Кыш бабайга хат яза, ә депутатлар, Кыш бабай роленә кереп, балаларның теләкләрен чынга ашыра. Казан башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин сүзләренә караганда, акция кысаларында аз тәэмин ителгән, күп балалы һәм авыр хәлдә калган гаиләләрдән 150, “Дуслык” социаль-тернәкләндерү үзәгеннән 30 баланың теләге тормышка ашырылган.


Добавление комментария

или Войдите чтобы каждый раз не вводить данные.
Для того чтобы добавить новость, необходимо представиться