» » » Новости Татарстана от "Безнең гәҗит", 15.12.2017

Новости Татарстана от "Безнең гәҗит", 15.12.2017



О выпуске энциклопедии на татарском языке, о том, что 130 тысяч туристов проведут новогодние праздники в Казани, и кто награждал "Золотыми звездами", о победе 15-летней фигуристки в Японии, - обзор самых выжных и интересных событий в Татарстане для радио "Манас" подготовила Фанзиля Мустафина /"Безнең гәҗит"/, а на татарском языке их прочитал Ильгиз Шакуров.

 

Татар энциклопедиясе
Татар телендәге «Татар энциклопедиясе» җыентыгының соңгы алтынчы томы киләсе елда дөнья күрәчәк. Бу хакта Татарстан Фәннәр академиясенең Энциклопедия һәм төбәкне өйрәнү фәнни-тикшеренү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев хәбәр итте. Җыентыкка «У» хәрефеннән башлап, «Я» хәрефенә кадәр башланган төшенчәләргә мәкаләләр кергән.
«Татар энциклопедиясе» – татар халкы һәм Татарстанның борынгы заманнардан алып безнең көннәргә кадәрге тарихын һәм яшәешен яктырткан татар телендәге фәнни универсаль басма. Аның татар телендәге беренче томы 2008нче елда чыккан иде. Быел җәй басманың бишенче томын тәкъдим иттеләр.
Институт шулай ук Tatarica 2.0 дип аталган электрон энциклопедия дә әзерли. Анысы урыс һәм татар телләрендә булачак. Кәгазь варианттан аермалы буларак, электрон энциклопедия яңартылып, үзгәртелеп торачак, анда фото, видео, аудиоматериаллар урнаштырылачак. Зуррак күләмле материалларга сылтамалар биреләчәк. Әлеге проект «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау» программасына кертелгән һәм аның нигезе 2019нчы елга әзерләнеп бетәргә тиеш.


Яңа ел каникулы
Яңа ел каникулларында Татарстанга 130 мең турист киләчәк. Республикада туристлар агымының 10-15 процентка артуы көтелә. Бу хакта республиканың Министрлар Кабинетында узган брифингта әйтелде. Бәйрәм көннәрендә туристларны 386 кунакханә, хостел, шифаханә һәм ял базалары кабул итәчәк. Башлангыч мәгълүматларга караганда, Яңа ел төнендә Казан кунакханәләре – 88, ә 2-7нче гыйнвар көннәрендә 77 процентка тулы булыр дип көтелә. Туристлар кунакханәләрне уртача өч көнгә белешеп куя. Хәзерге вакытта кунак йортларында инде буш урыннар калмаган диярлек. Республикада Яңа ел каникулларында 500дән артык чара үткәрү күздә тотыла.


"Алтын йолдыз"лар таратылды
9 декабрь көнне Казанның "Пирамида" күңел ачу үзәгендә “Болгар радиосы” Милли музыка премияләрен тапшыру тантанасы узды. “Болгар радиосы” Милли музыка премиясе – ел дәвамында популяр булган җырчыларны тәбрикләү һәм җырларны ачыклау чарасы. Аны “Татарстан – Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе оештыра. Җиңүчеләргә “Алтын йолдыз” рәвешендәге статуэткалар тапшырыла.
Быел әлеге чара 5нче тапкыр үткәрелде. “Алтын йолдыз” сынына 35 җырчы ия булды. Аларны тамашачы фикеренә колак салып, SMS-хәбәрләр аша килгән тавышларны санап һәм котлауларда соралган җырларга карап сайлаганнар. “Болгар радиосы” Милли музыка премиясенең тагын бер аермасы шунда: биредә сәхнәдә җыр авторлары да бүләкләнә. Җыр бәйрәменең бюджетына килгәндә, оештыручылар аны сер итеп саклый. Әмма билет бәяләре 800-2500 сумга кадәр иде.


Якташыбыз – җиңүче
Татар кызы 15 яшьлек Алинә ЗАҺИТОВА фигуралы шуу буенча Япониянең Нагоя шәһәрендә узган ярышта Гран-прига лаек булды. Тимераякта шуучылар арасында ел саен уздырыла торган бөтендөнья бәйгедә спортчылар шәхси күрсәткечләре буенча гына катнаша. Анда бары тик иң көчле спортчылар гына җыела.
Алинәнең әтисе Илназ тумышы белән Татарстанның Актаныш районыннан. Ул үзе дә спортчы – профессиональ дәрәҗәдә хоккей белән шөгыльләнә, хәзерге вакытта «Ижсталь» командасы тренеры. Кызына исемне мәшһүр гимнастка Алинә Кабаевага охшатып куйган булган.
21-22нче декабрьдә Алинә Заһитова беренче тапкыр Россия чемпионатында чыгыш ясаячак. «Бу минем өчен бик җитди старт. Ике чыгышымны да югары дәрәҗәдә башкарырга, тамашачыларга матур программа күрсәтергә тырышырмын», – дип белдергән Алинә үзе. Спортчы кыз 2018нче елда узачак Олимпия уеннарында катнашырга теләге булуын да яшерми.

 

Хәбәрләр "Безнең гәҗит" тарафыннан әзерләнде.
Аларны Манас радиосы өчен Илгиз Шакуров укыды.

 

Новости Татарстана от "Безнең гәҗит", 15.12.2017 - audiofile


Добавление комментария

или Войдите чтобы каждый раз не вводить данные.
Для того чтобы добавить новость, необходимо представиться