» » » Новости Татарстана от "Безнең гәҗит", 8.12.2017

Новости Татарстана от "Безнең гәҗит", 8.12.2017



Для вас новости на татарском языке прочитал Ильгиз Шакуров. Благодарим Фанзилю Мустафину за содействие обмену новостями от "Безнең гәҗит" для радио "Манас".

 

Дөнья чемпионатына әзерлек
2018нче елгы футбол буенча дөнья чемпионаты ярышларына билетлар сатуның икенче этабы старт алды. Беренче этап нәтиҗәләре буенча барлыгы 742 760 билет сатылган. Сатылган билетларның саны буенча Россия әйдәп бара. АКШ, Бразилия, Германия, Кытай һәм башка илләрдә дә чемпионатка карата кызыксыну югары.
2018нче елгы футбол буенча дөнья чемпионаты Россиядә 14нче июньнән 15нче июльгә кадәр узачак. Матчларны илебезнең 11 шәһәре кабул итәчәк. Казанда төркем этабы матчларында Франция, Австралия, Испания, Иран, Германия, Көньяк Корея, Польша һәм Колумбия җыелма командалары уйный.
Күптән түгел чемпионат белән бәйле тагын бер кызыклы мәгълүмат билгеле булды. Дөнья чемпионаты көннәрендә Казан кунакханәсендә иң кыйммәтле номер 85 мең сум, ә иң арзанлысы 3400 сум торачак. Бу хакта Русия Федерациясе Хөкүмәте карарында әйтелә. Татарстан Краснодар крае белән бергә өченче урынны бүлешә, беренче һәм икенче урыннарда – Мәскәү һәм Санкт-Петербург. Әлеге шәһәрләрнең кунакханәләрендә иң кыйммәтле номер 650 000 һәм 700 000 сум тәшкил итә.

 

«Үзгәреш җиле»
1, 2, 3 декабрь көннәрендә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә икенче тапкыр «Үзгәреш җиле» татар җыры фестивале узды. Әлеге фестиваль Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычы белән үткәрелә. Проектның төп максаты − татар җырларын дөнья музыка аренасына чыгару, шулай ук Россия һәм чит илләрдә татар музыка сәнгатен пропагандалау. Беренче тапкыр әлеге фестиваль узган елның ноябрь аенда узды. Аның нәтиҗәләре буенча Татарстан Президенты фестивальне ел саен үткәрү турында карар кабул итте.
Быел проектта жюри тарафыннан сайланган 22 җырчы һәм 2 вокал төркем катнашты. Катнашучылар симфоджаз оркестрга кушылып, татар телендә җырлар тәкъдим итте. Мәсәлән, татар халык җыры «Әпипә»не тамашачылар Латин Америкасы стилендә ишетте. Фестивальнең сәнгать җитәкчеләре һәм сәхнәгә куючылары − Россия һәм Татарстанның әйдәп баручы белгечләре.

 

«Без – татарлар»
2018 елда Татарстан Диния нәзарәте «Без –татарлар» дигән проект башлап җибәрәчәк. Бу хакта Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин хәбәр итте. Дәресләр ике өлештән торачак. Беренчесе – татар теленнән гади сөйләм теле нигезләрен өйрәтү дәресе. Икенче өлештә ислам дине нигезләре буенча гыйлем тупларга мөмкин булачак. Әлеге курс буенча татар телендә дәреслек чыгарылган инде. Мөфти белдергәнчә, «Без –татарлар» курсы 10 мәчеттә эшли башлар, дип фаразлана. Курсларга кичке сәгатьләрдә йөрергә мөмкин булачак. «Сабак алырга гаилә белән дә килергә мөмкин. Дәресләр бушлай, дәреслекләр дә бушлай таратыла. Казанның төрле районнарында, шулай ук республика мәчетләрендә дә 3 айлык курслар оештырылачак», – дип белдерде Камил хәзрәт Сәмигуллин.

 

Халык Кыш бабае
Казанда «Халык Кыш бабае» дигән бәйге узачак. Яше 18дән югарырак булган һәркем анда катнашып, 100 мең сум акча отарга мөмкин, дип хәбәр итә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы. Төп чаралар 21-24нче декабрьдә үтәчәк. Анда Кыш бабайлар тулы интерактив программа белән шәһәр урамнарына һәм мәйданнарына, метро станцияләренә, хәтта аэропортка да чыгачак.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк: жюри шоуның театраль һәм музыкаль өлешләрен генә түгел, команда җанатарлары санын һәм бердәмлеген дә билгеләячәк. Кыш бабай үзенә теләсә нинди костюм сайлап кия ала. Иң мөһиме – программаның уникаль һәм үзенчәлекле булуы. Ике тел белү өстенлекле саналачак. Бәйгегә йомгак 29нчы декабрьдә – шәһәр чыршы бәйрәме ачылышында булачак.
Узган ел бәйгедә Кронид Сазонов исемле Кыш бабай җиңү яулаган иде.


Добавление комментария

или Войдите чтобы каждый раз не вводить данные.
Для того чтобы добавить новость, необходимо представиться