» » » Новости Татарстана от "Безнең гәҗит", 30.11.2017

Новости Татарстана от "Безнең гәҗит", 30.11.2017



В очередном выпуске новостей Татарстана, который подготовила газета "Безнең гәҗит", вы узнаете об участии Президента Рөстәма Миннеханова в молодежном форуме "Москва-Татарстан", о декаде инвалидов в Казани, приуроченного к Международному дню инвалидов, о предоставлении 27 квартир для сирот из сданных в этом году 203 строительных объектов, о международном телевизионном конкурсе молодых исполнителей “Татар моңы”, в котором как почетный гость из Кыргызстана принял участие акын импровизатор Азамат Болгонбаев.

Для вас их прочитал на татарском языке Ильгиз Шакуров.

Благодарим Фанзилю Мустафину за содействие обмену новостями от "Безнең гәҗит" для радио "Манас".

 

«Без кушылырга җыенмыйбыз»
25нче ноябрьдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә «Мәскәү-Татарстан күпере» дип аталган яшьләр форумында катнашты. Чара кысаларында яшьләр Татарстан Президентына сораулар бирде. «Идел буе субъектларын берләштереп, башкаласы Казан булган бер эре төбәк ясау нияте турында мәгълүматлар бар, бу – дөресме?» дигән сорау да бирелде. «Без әлегә беркем белән дә берләшергә җыенмыйбыз. Бәлки кемнеңдер андый теләге бардыр, тик рәсми дәрәҗәдә андый сөйләшү булмады. Безнең кушылу теләгебез юк. 68 мең квадрат чакрым җиребез бар, безгә шул җитә», – дип җавап бирде Миңнеханов.
Студентлар, татар теленең абруен ничек күтәреп була, дип тә кызыксынды. Миңнеханов: «Татар телен белү башка халыклар – казакълар, кыргызлар, төрекләр, кырымтатарлар белән уртак тел табарга мөмкинлек бирә», – диде һәм үз тәҗрибәсеннән мисал китереп, Кытайда уйгырлар белән тылмачсыз аралашканы турында сөйләде. Татар телен белү файдагага гына, дип белдеде Президент.

Инвалидлар декадасы

Халыкара инвалидлар көне уңаеннан 1-10нчы декабрьдә Казанда инвалидлар декадасы үткәрелә.
Хәзерге көндә башкалада инвалид бала тәрбияләүче 3967 гаилә исәпләнә. Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов әйтүенчә, инвалид бала тәрбияләүче 342 гаиләгә бер мәртәбә бирелә торган матди ярдәм күрсәтеләчәк. Быел шәһәр бюджетыннан моның өчен 10 260 000 мең сум акча бүленгән, бу узган елгыдан 41 процентка күбрәк.
Декада вакытында инвалидларга мәдәният учреждениеләренә керү бушлай. «Казан Кремле» музей-тыюлыгы, мәсәлән, экскурсияләр һәм концертлар әзерләгән. Медицина хезмәткәрләре урын өстендә ятучы инвалидларның өйләренә барачак. Сырхауханәләрдә медицина ярдәме күрсәтү мәсьәләләренә кагылышлы консультацияләр оештырылачак.

Ятимнәргә фатир

Татарстанда быел ятимнәргә 305 фатир бирү планлаштырылган, әлегә 203 фатир найм килешүе буенча тапшырылган. Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин шулай дип белдерде. Аның сүзләренчә, 27 фатирны ятимнәргә бирү өчен әзерлиләр, 75 фатир – әлегә төзелеп бетмәгән йортларда.
Татарстанда инвестицион торак төзелеше дә дәвам итә. Планлаштырылган 46 күпфатирлы йортның 41е төзелеп беткән, 5 йорт – уртача әзерлектә.
Министр хәбәр иткәнчә, быелга планлаштырылган авыл клублары, җирлек советлары биналары, фельдшерлык-акушерлык пунктлары төзелеше эшләре тулысынча төгәлләнгән. Республика буенча 120 спорт мәйданчыгы да төзелгән.

«Татар моңы»

28 ноябрь көнне Казанның Пирамида концертлар залында “Татар моңы-2017” IX Халыкара телевизион яшь башкаручылар конкурсының гала-концерты узды. Гала-концертка кадәр конкурс катнашучылары өч тур дәвамында үз көчләрен сынады. Нәтиҗәдә, лаеклылар гына конкурсның финалында чыгыш ясады.
Быел конкурс финалында татар спектакльләре һәм кинофильмнарыннан таныш җырлар яңгырады. Аларны катнашучылар белән бергә танылган артистлар һәм җырчылар башкарды. Кич буе тамашачыны Рәсим Ильясов житәкчелегендәге халык уен кораллары оркестры сөендерде.
Оештыручылар, лаеклылар табылса, Әлфия Авзалова һәм Хәния Фәрхи исемендәге премияләрне дә тапшырырга вәгъдә иткән иде. Әмма әлеге премияләр быел тапшырылмады. Гала-концертта бары тик легендар җырчыларны искә алдылар һәм алар репертуарыннан җырлар башкардылар.
“Татар моңы” Халыкара телевизион яшь башкаручылар конкурсын Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм күрсәтү фонды, “Салават” эстрада театры, “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты гамәлгә куя.
Жюрины Салават Фәтхетдинов җитәкли, аның урынбасары – Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов. Жюри составында җырчылар Филүс Каһиров, Резеда Шәрәфиева, Зөлфия Шакирова, гармунчылар Кирам Сатиев һәм Наил Сәгъдиев бар. Киләсе елга конкурс 10нчы тапкыр уздыралачак.

Хәбәрләр "Безнең гәҗит" газетасы тарафыннан әзерләнде. 

Аларны Манас радиосы өчен Илгиз Шакуров укыды.

 

P.S. Ссылка на гала-концерт конкурса “Татар моңы” - https://www.youtube.com/watch?v=Nr2tQdfGhX8


Добавление комментария

или Войдите чтобы каждый раз не вводить данные.
Для того чтобы добавить новость, необходимо представиться