» » » Новости Татарстана от "Безнең гәҗит", 25.11.2017

Новости Татарстана от "Безнең гәҗит", 25.11.2017



В очередном выпуске новостей Татарстана, который подготовила газета "Безнең гәҗит", вы узнаете о визите Президента Р.Миннеханова в Малайзию и приглашении на экономический форум в 2018 году в Казани, о референдуме о налоге, о диктанте, чтобы оценить уровень знания татарского языка и выступлении татарского певца Р.Гатина на сцене знаменитого театра "Ла Скала".

Для вас их прочитал на татарском языке Ильгиз Шакуров. Благодарим Фанзилю Мустафину за содействие информационному обмену новостями от "Безнең гәҗит" для радио "Манас".

 

Президент чит илдә

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Малайзиядә узган 13нче Бөтендөнья икътисадый форумда катнашты. «Мөселман һәм мөселман булмаган дәүләтләр катнашында киң террорчылыкка каршы фронт булдыру кирәк. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин шуңа чакыра. Көчле һәм мәгърифәтле ислам берәүнең дә иминлегенә янамый», – дип чыгыш ясады Миңнеханов. Чыгышы ахырында Рөстәм Миңнеханов Форумда катнашучыларны Казанга – 2018нче елның 10-12нче маенда узачак 10нчы «Казансаммит» икътисадый форумына чакырды.


Референдум үтте
Узган якшәмбедә Татарстанның 43 районында үзара салым түләү буенча референдум үтте. «Татарстанда җирле үзидарә» журналы хәбәр итүенчә, республиканың 872 җирлегендә референдум үткән, шуның 858е дөрес оештырылган дип табылган. Аларда сайлау яшендәге халыкның 66,26 проценты катнашкан. 14 авыл җирлегендә, кеше аз килү сәбәпле, референдум узмаган дип санала. Ике муниципаль берәмлек кенә үзара салым җыюга каршы тавыш биргән: Югары Ослан районының Шеланга һәм Чирмешән районының Яңа Чирмешән җирлекләре. 856 авыл җирлегендә исә референдумда чыгарылган сорауга күпчелек халык уңай тавыш биргән.
Үзара салым референдумы 2013нче елдан бирле уздырыла. Татарстан хөкүмәте үзара салым тәртибе белән җыелган һәр сум өчен дүрт сум бүлеп бирә. Кеше саен ничә сум җыясын халык үзе хәл итә. Мәсәлән, Лаеш районында – 500, Яшел Үзәндә – 100, Биектауда 200 сумнан җыячаклар, дәүләт аны дүрт тапкыр арттырып кайтарачак, әлеге акча авыл җирлегендәге проблемаларны хәл итүгә тотылачак.


Татарча диктант
25нче ноябрь көнне сәгать 10:00 да Россиянең 20 төбәгендә һәм 9 чит илдә «Татарча диктант» акциясе узачак. Аны Бөтендөнья татар яшьләре форумы уздыра. Форумның матбугат үзәге хәбәр итүенчә, акциянең максаты – татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучылар даирәсен арттыру. Татарча диктант Русия шәһәрләреннән тыш, Казахстан, Кыргызстан, Германия, Америка Кушма Штатлары, Гарәп Әмирлекләре, Украина, Чехия, Әзербайҗанда да үтәчәк. Һәр теләгән кеше, диктант язуда катнашып, татар телен белү дәрәҗәсен тикшереп карый алачак. Катнашучылар татар әдәбиятының классик язучысы әсәреннән өзек язачак. Диктант текстын атказанган сәнгать эшлекләре, язучылар һәм танылган алып баручылар укыр дип көтелә. Ә эшләрне күренекле тел белгечләре һәм профессорлар тикшерәчәк.


Ла Скалада – татар егете
Күптән түгел Италиянең «Ла Скала» опера театрында Джоакки́но Росси́ниның «Севилья чәчтарашы» спектакленең дөньякүләм премьерасы булды. Бу спектакльдә Татарстанның атказанган артисты, җырчы Рузил Гатин да катнашты. Ул Граф Альмавива партиясен башкарды. Рузил башта «Ла Скала» театрында тыңлап карауда катнашкан, аны уңышлы үтеп, спектакльгә чакыру алган. «Ла Скала» кебек тарихи сәхнәгә беренче тапкыр аяк басуым. Спектакль бик яхшы узды, зал шыгрым тулы иде. Әлеге театр белән контрактым ярты елга төзелгән. Киләсе спектакль 27нче ноябрьдә узачак», – дип хәбәр итте Рузил Гатин.

 

 

Хәбәрләр "Безнең гәҗит" газетасы тарафыннан әзерләнде.
Аларны "Манас" радиосы өчен Илгиз Шакуров укыды.


Добавление комментария

или Войдите чтобы каждый раз не вводить данные.
Для того чтобы добавить новость, необходимо представиться